Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышта батыр уллар үстергән аналарны хөрмәтләделәр
Актаныш районы әниләре хөрмәтенә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда зур бәйрәм кичәсе оештырылды. Бу хакта «Актаныш» сайты хәбәр итә.
Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе дөньядагы иң кадерле зат - әниләр көне! Әлеге уңайдан бу атна башыннан ук балалар бакчалары, мәктәпләрдә төрле иртәләр, бәйрәм чаралары узды. 28 ноябрьдә исә аналар хөрмәтенә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда зур бәйрәм кичәсе оештырылды. Районыбызның сәләтле мәдәният хезмәткәрләре, балаларның җырлы, нәфис сүзләргә төрелгән музыкаль композициясе һәркемнең күңелен кузгатты, әниләребезгә тагы да илтифатлырак һәм игътибарлырак булырга өндәде.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов бәйрәм сәламнәрен җиткергәннән соң, махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчыларның әниләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Россия президенты указы белән махсус хәрби операция вакытында батырларча һәлак булган Моталлапов Адель Зөлфәт улы үлгәннән соң Жуков медале белән бүләкләнде. Медаль Адель Зөлфәт улының әнисе Айгөл Зәет кызына тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз