news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе рейдларга чыкты

Яңа ел бәйрәмнәрендә Актанышта балигъ булмаган балалар ведомствоара комиссиясе социаль куркыныч хәлдәге һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрне тикшерүгә юнәлдерелгән рейдлар уздыра. Бу хакта «Актаныш-информ» яза.

Чараларның максаты – каникул чорында балаларның иминлеген тәэмин итү, аларның хокукларын бозу ихтималын булдырмау һәм бәйрәм итү өчен уңай шартлар тудыру.

Рейд кысаларында ата-аналар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә, алар балаларны тәрбияләү һәм кайгырту өчен җаваплылыкны арттыруга , балаларны контрольдә тотуны көчәйтүгә, кышкы чорда балаларның имгәнүләрен профилактикалауга һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажларга юнәлдерелгән.

Бу чара гаилә кыйммәтләрен ныгытуда һәм бәйрәм чорында балигъ булмаганнарның хокукларын яклауда мөһим адым, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot