Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышта балаларның җәйге ялы мәсьәләләре буенча кайнар элемтә эшли
Актаныш районында балаларның ял итү һәм сәламәтләндерүгә хокукларын гамәлгә ашыруда проблемаларны ачыклау һәм анализлау, балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча гражданнарга киңәш-тәкъдимнәр җиткерү максатыннан «Кайнар элемтә» эшли башлады. Бу хакта «Актаныш-информ» яза.
Җәйге кампания барышында балаларның ялын сыйфатлы итеп оештыру мөһим. Кайнар линия телефоннарыннан файдаланып, борчыган сорауларны җитәкчеләргә җиткерергә була. Белешмәләр өчен телефон: 8(85552)3-44-95. Мөрәҗәгатьләр атнаның эш көннәрендә, 8:00 сәгатьттән 16:00 сәгатькә кадәр кабул ителә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз