news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта балаларга юл йөрү кагыйдәләрен театр форматында аңлатканнар

Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячеләре Әдгәмова Кәдрия Вәсим кызы җитәкчелегендә, юл йөрү кагыйдәләрен театр формасында башка төркем балаларга җиткерделәр. Бу хакта «Актаныш-информ» хәбәр итә.

Бай эчтәлекле, мавыктыргыч спектакль балаларга гына түгел, әти-әниләргә дә кызыклы һәм файдалы булды.

Кагыйдәләр шигъри юлларга салынып, кешеләргә генә түгел, урмандагы кошларга, җәнлекләргә дә барып җитте. Балалар зур юлларда гына түгел, урман аланнарына да юл билгеләре, тыючы һәм кисәтүче билгеләр урнаштырдылар.

Театр тәмамлангач, Актаныш районы юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Мөхәммәтова Л.Р. балалар белән әңгәмә корып, фикер алыштылар. Чарада тәрбиячегә һәм ата-аналарга уртак эшчәнлек өчен рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Алтынчәч» балалар бакчасының әлеге төркемендә йөрүче балалар аеруча юл билгеләренә кызыксынулары белән аерылып торалар, төрле видеороликлар төшереп нәни блогерлар эшчәнлеген дә алып баралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot