news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта авыл хуҗалыгы семинарында җитәкчеләр киңәште

Актанышта авыл хуҗалыгы семинарында җитәкчеләр киңәште
Фото: https://aktanysh-rt.ru

Бүген, 22 майда, хуҗалык җитәкчеләре катнашында «Чишмә» хуҗалыгында булып узган семинар-киңәшмә нәкъ тә мал баш санын саклауга багышланды да инде. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Актаныш районы чит республикалар белән чиктәш. Башкортстан, Оренбург, Казахстан якларында терлекләр арасында төрле авырулар еш килеп чыга. Татарстанда да эпидемиологик хәл кискенләшеп алган вакытлар була. Мәсәлән, Әтнә, Яңа Чишмә, Сарман районнарында малларда бруцеллез авыруы табылды.

Мал баш саннарын саклау максатыннан республикада санитар таләпләрне катгыйландырдылар. «Чишмә» хуҗалыгы беренчеләрдән булып санитар үткәрү урыны ясады. Бүгенге семинар кысаларында хуҗалык җитәкчеләре яңа гына сафка бастырылган санитар үткәрү урынын карады, аны төзелеше, таләпләре белән танышты. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахманов бу коралмага карата куелган таләпләрне аңлатты.

Әйтик, нинди дә булса йөк автомобиле терлек тораклары янына бары шушы үткәрү зонасы аша гына керә. Автомобильнең тәгәрмәчләре 30 сантиметр тирәнлектәге махсус сыеклык салынган ваннада юыла, машинаның түбәсе, стеналары санитар эшкәртелә. Ферма эшчеләре өйдән килгән киемнәрен санитар зонада салып, икенчесен кияргә тиеш. Моның өчен аерым бүлмәләр, киемнәрне юарга кер юу машиналары булдырыла.

«Россельхознадзор» вәкилләре район хуҗалыкларының тирес саклау урыннары белән танышканнан соң тәкъдимнамәләр җиткерде. 1 июльдән тирес саклау урыннары тиешенчә ясалмаганда, штрафлар түләргә туры киләчәк. Тирес чишмә, елга, күлләргә агып чыкмаска, мал калдыклары каты өслек өстенә салынырга тиеш.

Фото: © https://aktanysh-rt.ru

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Актаныш районы буенча җитәкчесесе Әфка Сәрвәров игеннәрне тәрбияләү, кукуруз чәчү технологиясе, люцерна кебек югары аксымлы терлек азыгын тәрбияләү буенча гамәли киңәшләрен җиткерде.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчеләргә барлык мөмкинлекләрдән файдаланып язгы кыр эшләрен уңышлы гына тәмамлауларын теләде. Якынлашып килүче Сабантуй бәйрәмен дә хезмәттәге кебек якты йөз, күтәренке кәеф белән каршыларга чакырды.

Фото: © https://aktanysh-rt.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100