news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта авыл волонтерлары мәктәп укучылары белән маскировкалау челтәрләре үрә

Актанышта авыл волонтерлары мәктәп укучылары белән  маскировкалау челтәрләре үрә
Фото: http://aktanysh-rt.ru/

Актанышның Иске Сәфәр авыл җирлегендә зур өмә булды, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировкалау челтәрләре үрделәр. Әлеге эштә мәктәп укучылары да катнашты. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Маскировкалау челтәрләре хәрбиләрне, коралларны, хәрби техникалар һәм инженерлык корылмаларын дошман разведкасының төрле ысулларыннан яшерү өчен киң кулланыла. Актаныш районында яшәүчеләр мондый челтәрләр үрергә бик тиз өйрәнде.

Маскировка челтәре белән капланган окопны дошман квадрокоптердан күрми, яшерелгән танклар дошман өчен кар белән капланган калкулыкка әверелә. Маскировка челтәрен үрү җиңелләрдән түгел, шуңа да карамастан волонтерлар челтәр үрү технологиясенең барлык таләпләрен төгәл үтәп эшли.

«Розалия Баянова, Зарима Шәрипова, Кадрия Мөхәметдинова, Айгөл Раянова, Гәүһәр Зиннурова, Валентина Әшрәфуллинага һәм мәктәп укучыларына зур рәхмәт! Ярдәм итергә теләкләре булганнарны көтеп калабыз», – диде авыл мәдәният йорты директоры Илдус Харунов.

news_right_1
news_right_2
news_bot