Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта «Автобабай» конкурсында җиңүчеләр билгеле
Актаныш районында өлкән яшьтәге автомобиль йөртүчеләр арасында «Автобабай-2022» бәйгесе узды. Өлкәннәр декадасы уңаеннан оештырылган конкурста 4 ир-егет катнашты.
«Автобабай-2022» конкурсантларын сәламләп РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге вәкиле Чулпан Габидинова ветераннарга уңышлар теләде. Катнашучылар ике этапта көчләрен сынады. Беренчесендә «Белая» автомәктәбе базасында юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен тикшерделәр.
Машина йөртү таныклыгы алу өчен үткәрелә торган биремнәрне чиштеләр. Тестта 20 сорау, 20 минут эчендә бирелгән җаваплар арасыннан дөресен сайлап алырга кирәк. Бабайлар 20 минутны көтеп тормады, сораулараг тиз җавап бирде.
Район юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова сүзләренчә, бәйгенең төп максаты өлкәннәрдә юл йөрү культурасын арттыру, ел дәвамында гамәлгә кергән кагыйдәләр белән таныштыру, һәм инде, әлбәттә, машина йөрткәндә юл кагыйдәләрен төгәл үтәүгә мотивация булдыру.
Конкурсның икенче этабы технология техникумының автомобиль йөртү мәйданчыгында узды. Бабайлар тизлеккә 4 төрле маневр ясап автомобиль йөртүдә осталыкларын күрсәтте.
Автомобильнең арты белән параллель парковка ясау, машинаны билгеле бер чиктән чыкмыйча гаражга кертү, билгеле бер мәйданда борылу, эстакадага машинаны туктатып менеп күрсәтү - шушы биремнәрне иң кыска вакыт - 1 минут 31 секунд эчендә Рөстәм Раянов башкарып чыкты.
Икенче урында - Актаныштан Дилшат Мөхәммәдиев, өченче урында Пучыдан - 88 яшьлек Фәндүс Басыйров.
Җиңүчеләр кубоклар, мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Нурулла Нурлыевка кызыксындыру бүләге тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз