news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта атаклы шахматчы Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә шахмат ярышы башланды

Актанышта атаклы шахматчы Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә шахмат ярышы башланды
Фото: Актаныш районы матбугат үзәгеннән

Татарстан шахмат мәктәбенә нигез салучыларның берсе Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә багышлап, бүген Актанышта 14нче тапкыр авыл районнары командалары арасында шахмат турниры старт алды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Актаныш районы матбугат үзәгенә сылтама белән хәбәр ителә.

Күркәм традициягә әверелеп киткән ярышларда Татарстан, Башкортстан һәм Мари Элдан килгән 200гә якын шахматчы көч сынаячак.

Ярышларны тантаналы рәвештә район башлыгы Ленар Зарипов ачып җибәрде. Шахматчыларны сәламләп, уңышлар теләде ул. «Благодарение» фонды җитәкчесе, район шахмат спорты федерациясе рәисе Фәрит Салихов, данлыклы шахматчы Наил Мөхәммәтҗановның истәлеген хөрмәт итеп килгән барлык шахматчыларга да ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Турнир 2 көн дәвам итә. Җиңүчеләрне бергәләп иртәгә билгеләрбез.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100