news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта «Алтын алка» республика хоккей турниры финалы старт алды

12 февральдә Актаныш районының «Лачын» боз сараенда «Алтын алка» республика ярышларының финал уеннары башланды. Абруйлы турнирда 2009–2010 елгы үсмерләр катнаша. Ярышлар 14 февральгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Актаныш» сайты.

Актаныш «Алтын алка»ны өченче тапкыр кабул итә. «Лачын» спорт мәктәбе директоры Рамил Галиев билгеләп үткәнчә, узган еллардагы тәҗрибә безнең уенчылар өчен уңышлы булган.

«Беренче тапкыр үткәргәндә үк безнең команда алтын медальләр яулады. Бу юлы да алтынга омтылдык. Бик көчле командалар килде: Казаннан «Ак бүре», Менделеевскидан «Айсберг», Нурлаттан «Ледок», Алабугадан «Көмеш бүреләр», Байлар Сабасыннан «Тимерхан», Апастан «Алтын алка», Баулыдан «Девон». «Девон» хәзер безнең Актаныш районының «Лачын» командасы белән көч сынаша», – диде Рамил Галиев.

Беренчелек өчен барлыгы сигез команда көрәшә. Төп бүләк – Бөтенроссия этабына юллама. Анда җиңүчеләргә Татарстан данын якларга туры киләчәк.

Уеннар киеренке, әмма оешкан шартларда уза. Актанышлылар беренче очрашуда 3:0 исәбе белән ышанычлы җиңү яулады.

news_right_1
news_right_2
news_bot