news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта «Әйдә, ШаяРТ!» проекты кысаларында КВН лигасының район этабына нәтиҗәләр ясалды

Актанышта «Әйдә, ШаяРТ!» проекты кысаларында КВН лигасының район этабына нәтиҗәләр ясалды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Татарстанның Актаныш районында «Әйдә, ШаяРТ!» проекты кысаларында уздырылган төбәкара татар КВН лигасы уеннарының район этабы оештырылды. Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, ТР КВН тарафыннан ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә үткәрелә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Әлеге проект татар телендә иҗат итүче яшьләрне берләштерүгә, шулай ук юмор культурасын, сәхнә осталыгын һәм командада эшләү күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән. Төбәкләрдә командаларны әзерлиләр: тәҗрибәле остазлар яшьләрне шаяртырга өйрәтә, номерларны корырга ярдәм итә һәм катнашучылар белән тулы канлы КВН-программалар куя.

Актанышта район уеннарына нәтиҗәләр ясалды. Чыгышларның нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

Гран-при – «Киленнәр» командасы;

1 урын – «Шалтай-Балтай» командасы;

2 урын – «Мактаныш» командасы;

3 урын – «3 егет һәм 1 акыл» командасы;

Аерым номинацияләр дә билгеләп үтелде:

«Иң яхшы мәзәк» – «Мактаныш»;

«Иң яхшы актриса» – Анджелика («Шалтай-Балтай»);

«Иң яхшы актёр» – Шамил («3 егет һәм 1 акыл»);

Чыгышларны составында түбәндәге шәхесләр булган жюри бәяләде:

Алмаз Нурлыев – «Нәмәкәй» командасы продюсеры, КВН әтисе;

Рөстәм Мусин – КВНның «Дәү әтисе» (ветераны);

Сиринә Шәехова – КВНның «Дәү әнисе» (ветераны);

Дилүс Фәхруллин – Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең башлык урынбасары;

Айгиз Мәгъдәнов - Татарстанның Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы;

Радик Ганиев – ТР КВН программа директоры.

«Әйдә, ШаяРТ!» проекты кысаларында төбәкара татар КВН лигасы уеннарының чираттагы этабы Уфа шәһәрендә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot