news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта әфганчыларның исемнәре мәңгеләштерелде

Актанышта әфганчыларның исемнәре мәңгеләштерелде
Юлай Низаев

Актанышның Аккүз һәм Яңа Җияш авылларында әфган сугышында катнашып интернациональ бурычларын үтәгән ир-атларның исемнәре мәңгеләштерелде. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Илсур Гатин җитәкчелегендәге Әфганчылар оешмасы соңгы елларда бик саваплы гамәлгә тотынды. Әфганчы егетләр-абыйлар 1979-1989 елларда Әфганстанда интернациональ бурычын үтәп туган җиргә кайтканнан соң вафат булган райондашлары яшәгән йортларга хәтер такталары куюны башлап җибәрде.  Әлеге башлангычны җирлектә яшәүчеләр дә күтәреп алды.

Хәтер тактасы кую тантаналы төстә мәктәп укучылары, район Әфганчылар хәрәкәте, җирлек, район җитәкчелеге катнашында уздырыла.

Әфган сугышында катнашкан егетләрнең батырлыгы турында хатирәләрен, якыннарына язган хатларын һәркем тын калып тыңлый. Батырлар безнең янәшәдә генә- аларны без тыйнак батырлар дип атыйбыз. Кызганыч, Әфган сугышы, анда алган күңел һәм тән яралары бу егетләрнең холкына да, сәламәтлегенә дә шактый тәэсир иткән, аларның бик иртә якты дөнья белән хушлашулары йөрәкне әрнетә.

Бүген Аккүз авылында Илдар Акбировны һәм Яңа Җияш-Каратал авылларында Равил Вәлиевне искә алдылар. Алар туып-үскән йортларга хәтер такталары куелды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100