Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта «Әбиемнең серле сандыгы» исемле нәфислек кичәсе булды
Архивның күргәзмәләр залында Актаныш балалар иҗат үзәге белән берлектә «Әбиемнең серле сандыгы» дип аталган нәфислек кичәсе оештырдылар. Ул Россиядәге халык сәнгате һәм мәдәни мирас саклау елы кысаларындагы эшчәнлекне йомгаклау уңаеннан оештырылды. Нәни кызларга татар милли киемнәре хакында тасвирлап аңлаттылар.
Чараның махсус кунагы итеп Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараеның рәссам-декораторы, калфак чигү остасы Ландыш Мәгъданурова чакырылган иде. Биредә Ландышның калфакларыннан ясалган бик матур күргәзмә эшләде. Бу хакта «Актаныш-информ» хәбәр итә.
Милли-мәдәни мирасыбызны пропагандалаучы чара укучы балаларның шигъри гөлләмәләре белән баетылды. Сөенечле күренеш, кечкенә кызларның кайсыберләре бик күркәм, килешле генә калфаклар кигәннәр. Димәк милләтебезгә ихтирам-хөрмәтләре бар!
Бүгенге көндә милли бизәнгечләр белән беркемне дә таң калдыра алмыйсың. Алар заманча сулыш алып, үсешеп, тормышыбызга ямь өстәргә яңадан кайтып кереп бара.
Очрашу ахырында архив җитәкчесе Айгөл Галимҗанова катнашучыларга кызыклы һәм мавыктыргыч экскурсия оештырды, архивның бүлмәләре белән таныштырды. Хәтта ки 1922 елгы китапны да күрсәтте, балаларның сорауларны җаваплар бирде, тарихны өйрәнергә, милләтебезне яратырга өндәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз