news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта 500 кешегә исәпләнгән районкүләм ифтар узды

Актанышта 500 кешегә исәпләнгән районкүләм ифтар узды
"Актаныш"

Актанышта районкүләм ифтар мәҗлесен «Батыр» спорткомплексында уздыру матур традициягә әверелде. Ифтар мәҗлесе нигездә 500 кешегә атап әзерләнә. Бүгенге күркәм чарада да шуның кадәр район кешесе катнашты.

Районкүләм мәҗлескә олы яшьтәге кардәшләр дә, урта яшьтәгеләр дә, яшьләр дә бердәй җыелды. Өлкән апа-абыйларны авыл җирлеге башлыклары үзләре алып килгән. Ә Актанышның 57нче һәм РТС бистәләрендә яшәүче дин кардәшләр өчен махсус автобуслар билгеләп куелган иде. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Түбәтәйле ир-егетләр, яулык япкан хатын-кызлар бер-берләрен сәламләп, залга узды. Ифтар мәҗлесендә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре дә катнашты.

Авыз ачуга кадәр күмәк ахшам намазы укылды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot