news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта 21 нче мәртәбә «Өмет торналары» муниципаль конкурсы узды

Балалар иҗат үзәгендә быел 21 нче мәртәбә муниципаль «Өмет торналары» конкурсы үткәрелде. Бу хакта «Актаныш» газетасы яза.

Традиция буенча әлеге бәйгедә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнаша, һәм быел алар аеруча активлык күрсәтте. Жюри игътибарына 70тән артык иҗади эш тәкъдим ителде. 53 катнашучы – әти-әниләр һәм педагоглар ярдәме белән – үзләре эшләгән оригамиларны алып килгән.

Иң актив катнашучыларның берсе Такталачык коррекцион мәктәбе укучылары булды. Балалар иҗат үзәге педагоглары һәр иҗади эшкә шәхси якын килеп бәяли: жюри әгъзалары авторның төп идеясе, тема ачылышы дәрәҗәсе һәм эшкә бирелгән тырышлыкны исәпкә алган.

«Өмет торналары» конкурсы талантлы балаларны барларга ярдәм итә, аларны яңа иҗади үрләр яуларга илһамландыра.

Җиңүчеләрне бүген балалар иҗат үзәге директоры Резеда Фәйзрахманова, аның урынбасары Илүзә Муллахмәтова, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова тәбрикләде, иң оста оригамичыларга диломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot