Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш волонтерлары махсус операция зонасына җибәрү өчен 60 маскировка челтәре тапшырды
«Актаныш» волонтерлары махсус хәрби операция зонасына 60тан артык маскировка челтәре җибәрде. Йөк Татарстан Республикасы Росгвардиясе Эчке гаскәрләр берлегенең Чаллы бүлегенә тапшырылды, шуннан аны 5 апрельдә хәрбиләргә илтергә ниятлиләр.
Чираттагы гуманитар ярдәм партиясен Актаныш районында яшәүче чечен сугышы ветераннары җибәрергә булышкан. Алар волонтерларга даими рәвештә ярдәм итә. Бу юлы маскировка челтәрләрен йөк автомобиле әрҗәсенә урнаштырганнар.

Ветераннар берлеге җитәкчесе Вазыйх Харисов билгеләп үткәнчә, ярдәм даими рәвештә күрсәтелә.
Волонтер Ильина Арсланова сүзләренчә, ике ай эчендә 60тан артык маскировка челтәре әзерләнгән.
Бу эшкә Актаныш районы авыллары халкы, шулай ук Пучы мәктәбе коллективы, картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр актив кушылган. Волонтерлар өстәмә рәвештә азык-төлек әзерли.
Волонтер Гөлназ Гарифуллина билгеләп үткәнчә, һәр партия аерым игътибар белән формалаштырыла.
Чаллыга йөкне Эчке гаскәрләр берлеге һәм Татарстан Росгвардиясе җирле бүлеге волонтеры Фәнил Усманов китерде. Апрель башында Донецк, Обоянь һәм башка юнәлешләргә гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясен җибәрү планлаштырыла.

Фотоларны Ләйсән Газизова тәкъдим итте
Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз