news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышның Яңа Җияш авылы мәчетендә балалар өчен дин һәм тәрбия дәресе булды

Актанышның Яңа Җияш авылы мәчетендә балалар өчен дин һәм тәрбия дәресе булды
Фото: https://aktanysh-rt.ru/

Актанышның Яңа Җияш авылында «Рәфикъ» мәчетендә балалар өчен дин һәм тәрбия дәресе узды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Авыл клубы мөдире Эльмира Мирзаханова авылда үткәрелгән бәйрәмнәргә, чараларга балаларны җәлеп итә, алар үзләре дә бик актив, авыл көннәрендә чыгыш ясыйлар, җыр-биюгә сәләтләрен күрсәтәләр. Төрле кызыклы уеннар, шахмат-шашка ярышлары да оештырыла. Кышкы вакытта авыл балалары концертларда, спектакльләрдә катнаша. Тиздән урман-сулыкларга экскурсиягә барачаклар.

Бу юлы балалар «Рәфикъ» мәчетенә җыелды. Биредә аларны Иске Богады абыстае Дәнифә Арсланова көтеп тора иде. Дәнифә абыстай балаларга дин һәм тәрбия дәресе үткәрде.

Дәрестә Иске Богадының «Өммөгөлсем» мәчете имамы Финус хәзрәт Хәйретдинов белән «Рәфикъ» мәчете имамы Дәниф хәзрәт Заһретдинов катнашты. Дәрес тәмамлангач, Дәниф хәзрәт Заһретдинов җитәкчелегендә җомга намазын укыдылар. Намазга балалар да кушылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot