Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышның Тыңламас авылы хатын-кызлары махсус хәрби операциядәгеләргә токмач әзерләде
Актаныш районы Тыңламас авылы халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга даими төстә ярдәм оештыра. Әле шушы көннәрдә генә бер төркем авыл хатын-кызлары якташларыбызга коры аш әзерләү өчен кулдан токмач бастылар. Бу волонтерлык хезмәте Тыңламаста бик матур традициягә әйләнде. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Тыңламас - геройлар үстергән авыл ул. Махсус хәрби операциядә шушы искиткеч матур табигатьле авылда туып-үскән Ренат Имамгалиев, Шамил Абдуллаев, Рөстәм Рәхмәтуллин, Марат Хәлиуллин илебез киләчәге өчен яу кырында көрәшә. Ә ике авылдашлары - Айдар Гыйкрамин белән Александр Лузан батырларча һәлак булды.
Менә шушы илебезнең киләчәге, тынычлыгы өчен үз-үзләрен аямаган егетләрне бер дә онытмый авылдашлар. Аларны хөрмәтләп, кадерләп, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, гаиләләренә ярдәм итәргә тырышалар, акчалата булышалар, гуманитар ярдәм җыялар.
Тыңламас мәдәният йорты директоры Мәйсәрә Мәгъдәнова авылда хәйрия эшчәнлеген башлап йөрүчеләрнең берсе. Бу юлы да токмач басу өмәсен оештыра ул. Ике көн буе авыл клубының тамаша залы һәм сәхнәсе аш-су кухнясына әйләнеп торды. Биредә иркен, якты. Токмач өчен җәелгән җәймәләр киптерергә һавасы да яхшы.
Кул белән басып, җәеп, кисеп әзерләгән өй токмачлары махсус хәрби операциядәге якташларга ашлар әзерләгәндә кушарга менә дигән өстәмә. Уңай һәм җылы энергетикалы ризыклар хәрбиләргә көч бирә, җиңүгә рухландыра.
Мәйсәрә ханым токмач басарга өеннән 80 йомырка алып килә, тагын 60 йомырканы авыл хатын-кызлары китерә. Шулай итеп 140 йомыркадан дүрт тартма токмач әзерлиләр. Онны алдан ук күпләп сатып алганнар, ул берничә тапкыр токмач кисәргә җитә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз