news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышның Татар Суыксуы авылында ит продукциясе җитештерү цехы ачылды

Актанышның Татар Суыксуы авылында ит продукциясе җитештерү цехы ачылды
Фото: http://aktanysh-rt.ru/

Бүген Актаныш районы Татар Суыксуы авылында «Агыйдел» кооперативының ярым әзер ит продукциясен җитештерү цехы ачылды. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

2023 елның июнь аенда Татар Суыксуы авылында «Агыйдел» авыл хуҗалыгы кооперативы төзелә. Кооператив җитәкчесе Эльвира Исрафилова кооперативлар өчен грантлар бирелүе турында белеп ала һәм «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенция үзәге»нә документлар илтеп тапшыра, бизнес-план яклый.

Шулай итеп җиңел кулдан кооперативка 10 миллион сум акча кайта. 4 миллион сумына «Газель» автомобиле сатып алалар, калган суммага ярымфабрикатлар, казылык ясау һәм ыслау җиһазлары алып кайтып урнаштыралар.

«Бу безгә яңа эш башлау өчен зур ярдәм булды. Район башлыгы Ленар Зариповка, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәевка, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаровка зур рәхмәт. Аларның ярдәме белән 13 авылдашыбызга эш урыннары булдырдык»,- ди Эльвира Исрафилова.

Кооператив җитештергән продукция авылда гына түгел, Чаллы, Казан кебек шәһәрләрдә дә тарала башлаган. Тиздән Актанышта да кооператив әзерләгән пилмән, ярымфабрикатлар - бәлеш, өчпочмак, вак бәлешләр сатуга чыгарылачак.

Коперативта атлар да асрыйлар. Ат итеннән казылык, тутырма, тозланган, ысланган, какланган каз түшкәләрен дә сатып алучылар бик ярата.

«Үзебезнең кырлардагы бодайдан икмәкләр пешерү, үзең карап үстергән маллардан хәләл продукция җитештерү районыбыз өчен бик зур әһәмияткә ия. Беренчедән бу чагыштырмача очсыз, икенчедән, экологик чиста, өченчедән, ышанычлы. Авылга инвестицияләр җәлеп ителде, яңа эш урыннары барлыкка килде. Алга таба да үсешкә ирешегез, уңышлар сезгә!» – диде цехны ачу тантанасына килгән Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов.

Кунаклар цехның эшчәнлеге белән танышты, хезмәткәрләрнең эш урыннарын карады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100