Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышның Табанлыкүл авылында «Ак мәчет» ачылды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бүген Актаныш районы Табанлыкүл авылында мәчет ачылды. «Ак мәчет»не ачу тантанасына республикабызның хөрмәтле шәхесләре, күренекле дин әһелләре килеп Табанлыкүл авылы халкының сөенечле мизгелләре белән уртаклашты. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, «Сетевая компания» генераль директоры Илшат Фәрдиев мәчет ачылу уңаеннан изге теләкләрен әйтте.
Бик күп кунаклар чыгыш ясап, әлеге изге йортның капка-ишекләренең беркайчан да ябылмавын, манарасыннан һәрвакыт азан тавышы ишетелеп торуын теләде.

Фото: © «Актаныш»
Аллаһ йортын сафка бастыруда хәләл акчалары белән ярдәм иткән иганәчеләргә, үтә дә матур, затлы, зәвыкле итеп төзелеш эшләрен башкарган төзүчеләргә, кече авылны ямьләп мәчет тирә-ягын гүзәллеккә төргән эшче-хезмәткәрләргә Актаныш муниципаль районының, Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Кунаклар бәйрәмгә зур бүләкләр, күчтәнәчләр белән кайткан иде.
Мәчетне төзетүне башыннан ахырына кадәр оештырып йөргән Табанлыкүл авылы кызы Рузилә Шәймәрдановага, башка ярдәм күрсәтүчеләргә авыл халкы бик рәхмәтле.
Мәчет ачылышына килгән авылдашлар мул чәй табыны янында сыйланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз