news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышның сәнгать йолдызлары «Йортыбыз-Татарстан. Россия» фестивале лауреатлары булды

Актанышның сәнгать йолдызлары «Йортыбыз-Татарстан. Россия» фестивале лауреатлары булды
"Актаныш таңнары"

Бүген Халыклар бердәмлеге көнендә республиканың иң күренекле сәнгать әһелләрен хөрмәтләделәр. Алар арасында Актаныш йолдызларының да булуына зур горурлык инде.

Илдус Харунов җитәкчелегендәге «Баламишкин» гармунчылар ансамбле, Лилия Фәтхуллина җитәкелегендәге «Ак инеш» хореография ансамбле, Лилия Мостафина җитәкчелегендәге «Тамчы» катнаш вокаль ансамбле «Йортыбыз-Татарстан. Россия» фестивале лауреатлары булып танылды. Бу турыда «Актаныш таңнары» хәбәр итә.

Әлеге иҗат коллективлары җитәкчеләре бүген Казанда Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештырылган тантанада бүләкләнде. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100