news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышның Пучы авылында махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм өчен хәйрия концерты булды

Актанышның Пучы авылында махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм өчен хәйрия концерты булды
"Актаныш-информ"

Актанынышның Пучы авылында махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итү өчен хәйрия концерты узды. Концертта җыелган акчага хәрбиләргә кирәк-яраклар алачаклар. Бу хакта «Актаныш-информ» хәбәр итә.

Пучы авыл мәдәният йорты коллективы һәм район волонтерлары шундый хәйрия концерты оештырды. Концертның төп кунагы - «Баламишкин» гармунчылар ансамбле иде.

Әфганстан сугышы ветераннары да бу чараның мөһимлеген әйттеләр, алар башкаруындагы патриотик җырларны, артистлар чыгышын тамашачылар бик яратты. Һәр номерны көчле алкышлар белән хуплады.

Район башлыгы Ленар Зарипов барлык концертны караучылар исеменнән хәйрияче артистларга, волонтерларга олы рәхмәтен белдерде.

«Бердәмлектә көч! Дөньялар тынычланып, егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100