Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышның Куян авылы хатын-кызлары махсус хәрби операциядәгеләр өчен токмач кискән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Актанышның Куян клубы мөдире Роза Хәбетдинова авылдашларын да, Актанышка күченгән якташларын да төрле чараларга җәлеп итә. Шушы көннәрдә Роза ханым чакыруы буенча авыл хатын-кызлары махсус хәрби операциядәге егетләргә атап токмач кисү өмәсенә җыелды. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.
Уңган ханымнарга район үзәге Актанышта яшәүче авылдашлар да кайтып булыша. Бергәләп эшләгәч эш тиз һәм җиңел бара.
«115 йомыркага башта токмач камырын ясадык. Аннан җәемнәр җәеп, катырып нечкә генә итеп томач кистек. Контейнерлар алып кайтып тутырачакбыз һәм «Без-бергә!» волонтерлар төркеме пунктына илтәбез. Волонтерлар чираттагы гуманитар ярдәмне җыя башлады инде. Аз булса да җиңүгә өлешебезне кертергә телибез!» - ди Роза апа.
Фәндәрия Баймуллина, Зифа Камалетдинова, Флорида Шәехова, Зәнфирә Шәехова токмачны өйләрендә әзерләгән, киптереп төргәкләп китергәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз