news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышның Иске Солтангол авылында хәрбиләргә коры аш өчен токмач кистеләр

Актанышның  Иске Солтангол авылында хәрбиләргә коры аш өчен токмач кистеләр
Фото: http://aktanysh-rt.ru/

Актаныш районыннан чираттагы унҗиденче гуманитар ярдәм 16 февраль көнне юлга кузгала, әнә шулай үз батырларын Ватанны саклаучылар бәйрәме белән котлый. Әлеге гуманитар ярдәмгә Иске Богады авыл җирлегенә караган Иске Солтангол халкы да үз өлешләрен кертте. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Иске Солтангол кечкенә генә авыл саналса да, бүген шушы туфракта туып-үскән 3 егетләре Ватаныбызның киләчәге өчен махсус хәрби операциядә неонацизмга каршы көрәшә. Илнар Хөснетдинов 2022 елдагы мобилизациянең беренче көннәреннән үк махсус хәрби операциягә юл тотты. Илгиз Шәйхразыев хәрби хезмәттән соң контракт нигезендә яу кырына китте. Ә Фәндил Камалов илебезнең киләчәген хәл итүче операция барышында батырларча һәлак булды.

Менә шушы асыл егетләрнең язмышлары авылдашларның күңеленнән беркайчан да чыкмый. Махсус хәрби операциядәге якташларына һәрвакыт ярдәм итеп, булышып торалар. Шушы көннәрдә авыл хатын-кызлары клубта җыелышып коры ашлар өчен токмач кисте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100