news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышның Иске Сәфәр җирлеге Җиңү байрагын кабул итте

Актанышның Иске Сәфәр җирлеге Җиңү байрагын кабул итте
Фото: http://aktanysh-rt.ru/

Актанышта Россия көне чаралары кысаларында Иске Сәфәр җирлеге Җиңү байрагын кабул итте. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Җиңү Байрагын кабул итү Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен үз гомерләрен биргән батыр райондашларыбыз истәлегенә хөрмәт символына әверелде.

Иске Сәфәр җирлегендә яшәүчеләр ата-бабаларыбызның каһарманлыгын һәм батырлыгын искә төшереп торачак бу байракны горурланып кабул итте, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot