Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышның Иске Богады авылында махсус хәрби операция батырларына хәтер тактасы ачылды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Актаныш районы Иске Богады авылында махсус хәрби операциядә катнашкан якташларга багышланган мемориаль такта ачылу аеруча күңелләрне нечкәртте. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Авылның 14 кешесе махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын батырларча үти, аларның дүртесе Ватан мәнфәгатьләрен яклап батырларча һәлак булды. Аларның исемнәре авылдашларының хәтерендә мәңгелеккә уеп язылган.
Чарада тыл ветераннары, Әфганстанда һәм Чечняда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, махсус хәрби операция геройларының гаиләләре, авыл халкы, район һәм авыл администрациясе вәкилләре, мәктәп укучылары катнашты.
Бу көн буыннар элемтәсе символына әверелде һәм Ватанны саклаучыларның батырлыгы беркайчан да онытылмаячагын искә төшерде, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз