Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова: «Игелек марафоны» – изгелек
Актаныш районы инвалидлар оешмасы максатчан эш алып бара. Иҗтимагый оешманың җитәкчесе, хезмәт ветераны Фәйрүзә Разетдинова инвалидлар өчен ярдәм чаралары уздыра, кайгыртуга мохтаҗ инвалидлар янына журналистлар белән берлектә рейдлар оештыра. Күптән түгел Актаныш районында 26нчы «Игелек марафоны» узды. Аның барышында 2 миллион 712 мең сум акча җыелды. Марафонны район башлыгы Ленар Зарипов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин башлап җибәргән.
«Бүгенге көндә районда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 2270 кеше яши. Аларның 93 проценты – инвалид балалар. 6 кеше урын өстендә ята. Даими рәвештә инвалидлар оешмасы утырышлары үткәрелә. Алар барышында инвалидларның яшәү шартлары тикшерелә, аларны иҗтимагый тормышка җәлеп итү мәсьәләсе хәл ителә һәм матди ярдәм күрсәтү темасы карала. Ел дәвамында инвалидларыбыз республикакүләм спорт ярышларында зур казанышларга ирешә. Ярышлар барышында алар бер-берсе белән таныша, аралаша. Нәтиҗәдә гаилә корган очраклар да сирәк түгел. Ә «Игелек марафоны» – ул изгелек белән сугарылган традиция», – дип белдерде Фәйрүзә Разетдинова «Татар-информ»га.

Әңгәмәдәш Актаныш районы администрациясенә һәръяклап ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәт белдерде.
«Актаныш инвалидлар оешмасы – иң көчле оешмаларның берсе. Фәйрүзә Сөнгат кызы җитәкчелегендә бик яхшы эш алып барыла. Һәр инвалидка игътибар күрсәтелә. Җитәкче спорт һәм башка төрле чарларны оста оештыра. Документация эшләрен дә югары төгәллек белән алып бара», – ди ТР Инвалидлар җәмгыяте рәисе Эльмира Шаһвәлиева.
Фәйрүзә Разетдинованың эше Актаныш инвалидлар оешмасы хисап-сайлау конференциясендә «яхшы» дип бәяләнде. Җитәкче үзе лаеклы бүләкләнде.
«Актив тормыш алып барабыз, дибез. Ләкин мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр бездән күпкә активрак. Алар иҗат белән шөгыльләнә, күңел җылысы белән ясалган кул эшләнмәләре күргәзмәләрен тәкъдим итә. Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә дә саллы ярдәм күрсәтә», – дип чыгыш ясаган иде Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов «Игелек марафон»ын ачканда.
-
Татарстанда 286 меңгә якын инвалид, шул исәптән 19 меңнән артык инвалид бала яши. «Уңайлы мохит» дәүләт программасы кысаларында республикада 920дән артык мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау, мәдәният, физик культура һәм спорт объектлары җайлаштырылган. Хәзерге вакытта республикада балалар өчен 11 һәм зурлар өчен биш дәүләт тернәкләндерү үзәге, шулай ук Сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү республика үзәге эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз