Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышның икенче мәктәбе утыз тартма гуманитар ярдәм тапшырды
Актаныш муниципаль районының «Без бергә» ярдәм фонды урнашкан «Яшьлек» яшьләр үзәгенең ишекләре бу көннәрдә ябылып тормый. Районда яшәүчеләр көн саен махсус хәрби операциядә катнашучыларга атап кирәк-яраклар китерәләр. Әле шушы көннәрдә генә Актанышның икенче мәктәбе коллективы 30 тартма гуманитар ярдәм алып килде. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга Актаныштан озатылган һәр гуманитар йөк машиналарына Актанышның икенче санлы мәктәбе даими рәвештә үзенең саллы өлешен кертеп килде. Тиздән унбишенче гуманитар ярдәм юлга кузгала. Шушы хәбәрне ишетүгә коллектив янә хәйрия эшен башлап җибәрде. Актанышның икенче мәктәбендә быелгы уку елында 723 укучы укый, аларга 60 педагог белем һәм тәрбия бирә.
«Без бергә» ярдәм фонды тәкъдим иткән исемлек буенча хәрбиләргә байтак күләмдә медикаментлар, җылы киемнәр, чәй, кофе, эчә торган су, тәм-том, ярма, шәхси гигиена әйберләре, яралыларга памперслар җыйналган.
Игелек кылу эшчәнлеге әле моның белән генә тәмамланмый. Хәзер укучылар, укытучылар, ата-аналар хәйрия ярминкәсенә әзерләнә. Узган уку елында мәктәп коридорында һәр сыйныф өстәлләр куеп өйдә пешерелгән камыр ризыклары, кайнатмалар, тозланган яшелчәләр һәм башка кулдан җитештерелгән әйберләр белән сату итеп, җыелган акчаларга махсус хәрби операциядәге егетләргә кирәк-яраклар юнәлткән иделәр.
Бу юлы ярминкәне дирекция мәктәп ишек алдында оештырырга исәпли. Болай иткәндә ата-аналар да ярминкәдә катнаша ала. «Ярминкәдән кергән акчаларны актлаштырып, «Без бергә» ярдәм фондына күчерәчәкбез, диде мәктәп директоры Илназ Шәрипов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз