news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышның ике мәктәбенә яңа җитәкче билгеләнде

Актанышның икенче һәм Теләкәй мәктәбе яңа уку елын яңа директорлар белән каршы ала. Бу хакта «Актаныш-информ» хәбәр итә.

Бүгенгә кадәр Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә директор булып эшләгән Илназ Шәрипов Актанышның икенче мәктәпкә директор итеп билгеләнде. Моңарчы район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Гөлнара Мусин Теләкәй мәктәбендә директор була

«Яңа кадрларга алдагы хезмәтләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм шатлык-сөенечләр тулы көннәр теләп калабыз». диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot