news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышның «Игелек үзәге» балаларны Сабантуйга җыйды

Актанышның «Бүләк» чаңгы базасы мәйданында Балаларны яклау көне уңаеннан «Игелек үзәге»нең гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә тәрбияләнүче балалар өчен бәйрәм чарасы оештырылды. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Бәйрәм җыр, бию, уен, ярышлар белән үрелеп барды. Чараның музыкаль бизәлешен «Яшьлек» мәдәни үзәге хезмәткәрләре тәэмин итте. Бүләкләр алырга хәйриячеләр ярдәм итте. 

«Игелек үзәге»нең гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлеге караудагы балалар белән һәрвакыт очрашып, хәлләрен белешеп тора. 

«Балалар әти-әниләре белән бергәләп ял иттеләр, хәрәкәтле уеннарда катнаштылар. Башка гаиләләр белән аралашып, дуслашып беттеләр. Кайчагында кыенсынып, читенсенеп торган балаларга бер җылы сүз, бер җылы караш җитми кала. Ә бүгенге Сабантуйда социаль педагоглар һәр баланы уеннарга әйдәде, мактап, үсендереп җиңүгә этәрде. Беркем дә читтә моңаеп тормады», диелгән хәбәрдә.

Әти-әниләр дә ул-кызларының ачылып, иркенләп бәйрәм итүен күреп сөенде. Киләчәктә дә мондый чаралар еш үткәрелсен иде, дип теләде алар.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot