news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышның география укытучылары Чуракай авылы мәктәбендә җыелып киңәшләште

Актанышның география укытучылары Чуракай авылы мәктәбендә җыелып киңәшләште
Фото:  http://aktanysh-rt.ru/

Бүген Актанышның Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбендә «География дәресләрендә функциональ грамоталылыкны үстерү юллары» темасы астында районара семинар үтте. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Фираса Насретдинова 9 класста «Идел буе халкы һәм хуҗалыгы» темасына ачык дәрес күрсәтте «Авылым- илемнең бер кисәге» дип аталган ачык чара туган авылыбызның тарихы белән бәйләп алып барылды.

Минзәлә педагогика көллияте директоры Ренат Ибрагимов мәктәп директорлары белән үзара хезмәттәшлек буенча килешү төзеде.

География укытучыларының семинары югары дәрәҗәдә узды, киләчәккә планнар куелды.

news_right_1
news_right_2
news_bot