news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышның Чуракай мәктәбе ашханәсенә 2 миллион сумга ремонт ясаганнар

Актанышның Чуракай мәктәбе ашханәсенә 2 миллион сумга ремонт ясаганнар
"Актаныш-информ"

Актаныш районы Чуракай, Иске Байсар, Мари Суыксуы, Иске Кормаш мәктәпләрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән заманча азык блоклары төзелде. Хәзер бу мәктәп ашханәләре якты, матур һәм пөхтә. Бу хакта «Актаныш-информ» хәбәр итә.

Чуракай мәктәбендә мондый ашханәне төзү өчен 2069711 сум акча бүлеп бирелгән. Ашханәгә 172493 сумлык җиһазлар алып кайтып урнаштырыла. Хәзер биредә чимал эшкәртү цехы, вентиляция бар, кайнар һәм салкын су кертелгән, канализация эшли.

Директор Дилбәр Нәбиева мәктәпкә иганәчеләрнең дә һәрвакыт ярдәм итеп торуын әйтте. Мисал өчен, төзелеш вакытында фермер Нәзим Шәехов, Чаллыда яшәүче Энҗе Шәмсунова, «Алга» хуҗалыгы акчалата булышлык күрсәткән.

Дилбәр Нәбиева балаларны экскурсиягә алып бару өчен автобус белән тәэмин иткән «Ак барс» банкның Актаныштагы бүлеге җитәкчесе Рубин Хәмидуллинга да олы рәхмәтләрен җиткерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot