news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышның бриллиант, зөбәрҗәт, алтын туйларын каршылаган үрнәк парларын хөрмәтләделәр

Актанышның бриллиант, зөбәрҗәт, алтын туйларын каршылаган үрнәк парларын хөрмәтләделәр
Фото: http://aktanysh-rt.ru/

Актанышның ЗАГС бүлегендә бриллиант, зөбәрҗәт, алтын туйларын каршылаган үрнәк парларны хөрмәтләделәр. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Усы авылылыннан Зәнфирә белән Миңлефәвәдис Таҗиевлар 60 ел, Качкын авылыннан Асия белән Рафаэль Мөбарәкҗановлар 50 ел, Байсар авылыннан Рәмилә белән Рифкать Бәшировлар 55 ел, Мари Суыксуы авылыннан Джера белән Александр Иделгариевлар 50 ел бергә матур гомер кичергәннәр.

Әлеге үрнәк парларны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов котлап, Рәхмәт хатларын тапшырды. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева һәрбер гаиләнең тарихы белән таныштырды, Актаныш мәдәният хезмәткәрләре тематик чыгышлары белән бәйрәмне тагы да нурландырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot