news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышның Богады халык театры «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен кабат сәхнәгә кайтарды

Актанышның Богады халык театры «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен кабат сәхнәгә кайтарды
Фото: http://aktanysh-rt.ru/

Актаныш районында халык театрлары айлыгы дәвам итә. Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае сәхнәсендә Богады халык театры Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясен күрсәтте. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Легендар спектакльне сәхнәләштерү уен эш түгел. Ләкин быел 40 еллык юбилеен каршы алучы Богады халык театры әлеге әсәр безнең күңелләрдән җуелырга тиеш түгел дип саный. Богадыда авылдашлары алдында, күрше-тирә җирлекләрдә дә чыгыш ясап Актанышка ныклы әзерлек белән килгәннәр.

Спектакльдә катнашучылар арасында нинди генә һөнәр ияләре юк - Әлмәндәр карт ролен «Лира Фарм» компаниясеннән Илфак Гаянов башкарды. Аның улы Искәндәрне хуҗалыкта механизатор булып эшләүче Фәндүс Мостафин, Өммияне тәрбияче Ильфира Гаянова, Әҗәлне мәдәният йорты хезмәткәре Илшат Әхмәтов, Газраилне лаеклы ялдагы авылдашыбыз Илшат Сахауов, Фәрештәне хисапчы Миләүшә Габдуллина, Мансурны студент егет Ильдан Әгълиуллин, Евстигнейны лаеклы ялдагы механизатор Риф Хөсәенов, Йөзембикәне Богады мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Таңсылу Хафизова, Илсөяне 4 класс укучысы Әдилә Арсланова, Хәмдебануны мәдәният йорты директоры Әсфирә Хафизова уйнады.

«Артистларның барысын да мәдәнияткә, сәнгатькә мәхәббәт берләштерә, алар өлкән авылдашларының традицияләрен дәвам итеп халык театры исемен горур йөртәләр. Бүгенге чыгышлары да мактауга лаек, тамашачыларның хуплаулы алкышлары артистларга олы рәхмәт хисләре белән бергә кушылды. Афәрин, богадылылар, киләчәктә дә уңышлар сезгә!» – диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100