news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышның Байсар мәктәбендә мәгариф ветераннарына «Мактаулы остаз» билгесе тапшырылды

Актанышның Байсар мәктәбендә мәгариф ветераннарына «Мактаулы остаз» билгесе тапшырылды
"Актаныш таңнары"

Актанышта Педагоглар һәм остазлар елында мөгаллимнәргә карата республика җитәкчелегенең дә игътибары гаять зур. Аларны зурлап бик күп төрле чаралар уздырыла. Иске Байсар мәктәбе дә мәгариф ветераннарын котлады. Бу хакта «Актаныш таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Педагогика ветераннары Әлфия Мөфтиева, Сәлимә Якупова, Нәфисә Шәкүрова, Рәсимә Гарифуллина Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мактаулы остаз» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Укытучыларга күкрәк билгесе белем бәйрәмендә тантаналы чарада тапшырылды. Байсар мәктәбе директоры Рамил Сәлахов, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Эльвира Мурзина Рәсимә апа Гарифуллинаның өендә булды. Аңа республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның җылы сүзләрен җиткерделәр һәм министрлык бүләген тапшырдылар.

«Лаеклы ялдагы укытучылар остаз буларак, белем һәм тәҗрибә уртаклашуын дәвам итә», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100