news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышның Байсар авылында автоузышта район башлыклары да катнашты

Актанышның Байсар авылында автоузышта район башлыклары да катнашты
Фото: http://aktanysh-rt.ru/

Май бәйрәмнәре вакытында Актаныш районыны Иске Байсар җирлеге территориясе меңләгән тамашачыны мавыктыргыч автоузышларга җыйды. Алар арасында Актаныш, Саба, Мөслим, Тукай районнары җитәкчеләре дә булу ярышларның югары дәрәҗәсе турында сөйли. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова хәбәр итә.

Балалар, яшьләр, өлкәннәр — барысы да май бәйрәмнәренә туры килгән ял көннәрен дәртләнеп, кайнар адреналин белән ләззәтләнеп үткәрде.

Кунаклар арасында хөрмәтле җитәкчеләр - Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, шулай ук мактаулы катнашучылар — танылган автоузышчы һәм Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Мөслим һәм Тукай районнары җитәкчеләре Альберт Хуҗин һәм Камил Нәҗмиев һәм башкалар бар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100