news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышның «Бабайда кунакта» авыл туристлык велосипед походы грантка ия булды

Актанышның «Бабайда кунакта» авыл туристлык велосипед походы грантка ия булды
Фото Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәтеннән

Татарстаннан 20 проект «Беренчеләр хәрәкәте»нең («Движение Первых») 51,7 млн сумлык грантларына ия булды. Җиңүчеләр арасында Актаныш районы да бар. Бу хакта Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Актанышның «Бабайда кунакта» авыл туристлык велосипед походы 297 мең сумлык грантка ия булды.

Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» грантлары 2023 елда балаларны һәм яшьләрне тәрбияләүгә, үстерүгә һәм тормышта үз-үзеңне табуда, ял итүне оештыруга юнәлдереләчәк. «Беренчеләр хәрәкәте»нең грант конкурсына бөтен илдән барлыгы 2360 проект тапшырылган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot