Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышның Әнәк авылында «Бабайда кунакта» комплексы ачылуның биш еллыгына әзерләнәләр
Актаныш районының Әнәк авылы Россиядә, Татарстанда татар авылының иң үрнәк символы. Моннан 5 ел элек барлыкка килгән «Бабайда кунакта» мемориаль комплексы Әнәк авылының иң матур, үзәк җиренә урнашкан. Әлеге истәлекле урын җитәкчелекнең һәрвакыт күз уңында. Бүген биредә төзекләндерү эшләре башкарыла. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Быелның августында «Бабайда кунакта» мемориаль комплексы ачылуга 5 ел тула. 2020 елда Татарстан Республикасының беренче Президенты, РФ Хезмәт каһарманы, ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының тулы кавалеры Минтимер Шәймиевкә һәйкәл куелды.
Биредә ял паркы, төзекләндерелгән һәм җәяүлеләр юлы булган яр буе, Гаилә агачы, республика халыкларының бердәмлеген символлаштыручы ротонда, Татарстанда Илбашы туган авыл күрсәтелгән карта, инфостендлар һәм арт-объектлар урын алган.
Хәзерге вакытта «Бабайда кунакта» мемориаль комплексында төзекләндерү эшләре башкарыла. Төзүчеләр агачтан эшләнгән корылмаларны буйыйлар, агач култыксаларны тимергә алыштыралар, үләнне чабалар. Шулай ук сәхнә ремонтлана. Балалар мәйданчыклары да яңартыла. «Авыл халкы да кулыннан килгәнчә ярдәм итә», – ди Пучы авыл җирлеге башлыгы Айгиз Гыйлемов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз