news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта Алдынгылар җыенында геройларның гаиләләренә «Батырлык» ордены тапшырдылар

Актанышта Алдынгылар җыенында геройларның гаиләләренә «Батырлык» ордены тапшырдылар
Фото: http://aktanysh-rt.ru/

Бүгенге Актанышта Алдынгылар җыенында махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен геройларны искә алдылар. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган райондашларының гаиләләренә «Батырлык ордены» тапшырды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыгы өчен Уразай авылы егете Айзат Фәйзуллин үлгәннән соң «Батырлык ордены» белән бүләкләнде. Орден аның әтисе Вәсим Фәйзуллинга тапшырылды.

Фото: © http://aktanysh-rt.ru/

Актаныш авылында туып-үскән Нияз Фәрраховның «Батырлык ордены» әнисе Ираида Григорьевна, кызы Аида, дәү әнисе Роза Сергеева кабул итеп алды.

Актаныш районы ветеринария берләшмәсендә эшләгән Рамил Хөсәеновның «Батырлык ордены» хатыны Лениза һәм кызларына бирелде.

Фото: © http://aktanysh-rt.ru/

news_right_1
news_right_2
news_bot