news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышның «Агыйдел дулкыннары» әдәби иҗат берләшмәсе Суфиян Поварисов исемен йөртәчәк

Бүген, 25 гыйнварда, мөхәррият каршында эшләп килүче «Агыйдел дулкыннары» әдәби иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы «Актаныш-информ»ның киңәшмәләр залында үтте. Көн тәртибенә берничә мәсьәлә чыгарылган иде.

Агымдагы елда берләшмә эшенә якынча план төзелде. Берләшмә эшенең иҗат башында җитәкчелек иткән Суфиян Поварисовның 100 еллыгы уңаеннан, берләшмәне язучы исеме белән атау тәкъдимен «Актаныш-информ»ның баш мөхәррире Айнур Гыймадиев катнашында каралып, бердәм хуплауга ирешелде.

Алдагы елның ноябрь ае утырышы вакытында «Актаныш-информ» сайтының веб-мөхәррире Ләйсән Газизованың тәкъдиме буенча, әлегә, берләшмә иҗатчылары Алсу Галиеваның һәм Дәнисә Хайдарованың шигъри тәлгәшләре электрон газетада урын алды. Мөхәррияттән Юлай Низаев хәтсез генә каләмдәшләребезнең иҗаты белән видеолар аша да таныштырды.

Алга таба утырыш дулкынлыларның өр-яңа иҗат җимешләре белән танышып дәвам итте. Иҗатчылар тарафыннан утырышта мәхәббәт, экология, туганлык, багышлаулар, туган як темалары хакимлек иткән өр-яңа шигырьләре яңгырады.

Киләсе ай утырышына "Сәләтле балалар өчен гимназия-интернат" иҗатчыларын чакыру планга куелды.

Берләшмә утырышын ифрат җанлы итүдә берләшмә рәисе Лилия Шәйгарданова, берләшмә вәкилләре Әлфисә Гыймазова, Алсу Галиева, Рәҗибә Харисова, Рәсимә Зарипова көч куйды.

Язманы берләшмә сәркәтибе, "Агыйдел дулкыннары" әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы Алсу Галиева әзерләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100