Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышның «Агыйдел» ансамбле концерт куйды: Елдагыча казанлыларга Яңа ел бүләге булсын
Кичә Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә Актаныш районының «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерт куйды. «Агыйдел»нең 13нче сезон концерт программасы «Үткән еллар, үткән юллар кайтавазы» дип аталды. Кичә ике бүлектән торды.
«Бу көнне ел саен түземсезлек белән көтәбез, чөнки бу – тарихи мизгел. Актанышыбызның данын күтәрү, Казандагы якташлар һәм күпсанлы тамашачы алдында сынау тоту. Чыгышларыбыз казанлыларга елдагыча Яңа ел бүләге булсын, дип киләбез. Ел саен концерт кую үзенә күрә бер традициягә әйләнде», – дип белдерде ансамбль җитәкчесе, Татарстан Республикасы атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Ялалова «Татар-информ»га.

Ялалова тәкъдим ителгән концертның эчтәлеге турында да сөйләп үтте.
«Быелгы программабызны Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышладык. Сәхнәдәге экранда күрсәтер өчен кадрларны җәй көне үк хәстәрләдек. Беренче бүлек ватанпәрвәрлек хис-тойгылары белән сугарылган булса, икенчесен чын-чынлап милли рухлы итеп эшләдек», – диде әңгәмәдәш.
Концертны ТР атказанган артисты Нур Хөсәенов һәм Алмазия Хаҗиева алып барды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз