news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышның 57нче бистәсендә яктыртылган чаңгы юлы төзелә

Актанышның 57нче бистәсендә яктыртылган чаңгы юлы төзелә
Фото: http://aktanysh-rt.ru

Район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә Актанышның 57 нче бистәсендә төзелә башланган чаңгы юлында киңәшмә узды. Сөйләшүдә якын арада башкарасы эшләр билгеләнде. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

«Биредә 1800 метр озынлыкта чаңгы юлы була. Тиздән яктылык баганаларын урнаштыру планлаштырыла. 57нче бистәдә 3 меңнән артык халык яши. Аларга чаңгыда яисә җәяү йөрергә яхшы урын булачак ул. Урман һавасы үзе ни тора», - дип яза район башлыгы Телеграм-каналында.

news_right_1
news_right_2
news_bot