news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта махсус операциядәге хәрбиләргә ярдәм итү өчен хәйрия концерты булды

Актанышта махсус операциядәге хәрбиләргә ярдәм итү өчен хәйрия концерты булды
"Актаныш"

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен Актаныш районы Татар Суыксу мәдәният учагында зур хәйрия концерты узды. Аны алар үзләре дә, якыннары да тамаша кылды. Татар Суыксу җирлегеннән барлыгы 17 егет илебез бәйсезлеген, дөнья иминлеген сакларга китә. Бу хакта «Актаныш» хәбәр итә.

«Туган авылымда концерт куярга ниятләдек. Бу безнең «Без бергә» исеме белән узучы концертларның унынчысы. Концертларны алга таба да дәвам итәчәкбез. Артистларга, барлык катнашучыларга, игелекле гамәлләр кылучы иганәчеләргә рәхмәтлебез! Биредә Татар Суыксу җирлегенә кергән барлык авыллар да катнаша. Ансамбльләр, үзешчән коллективлар һәм җырчылар сәхнә тота», – диде районда волонтёрлар хәрәкәтен җитәкләүче Гөлинә Иделбаева.

Гомумән алганда, Татар Суыксулылар иң актив гуманитар ярдәмнәр ясаучылар исәбендә. Концертка отпуск ялларына кайткан хәрбиләр дә күренгәләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100