news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышка «Бердәм Россия» берләштерә» автобус марафоны килде

Актанышка «Бердәм Россия» берләштерә» автобус марафоны килде
Фото: https://aktanysh-rt.ru

Бүген Актаныш районы «Бердәм Россия» берләштерә» автобус марафонында катнашучыларны каршы алды. Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында ТР Дәүләт Советына «Бердәм Россия» партиясеннән булган депутатлыкка кандидатлар белән очрашу узды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Лилия Газизова хәбәр итә.

«Бердәм Россия» партиясе кандидатлары Татарстанның һәр районына халык фикерен өйрәнү, җирлектә яшәүчеләрнең тәкъдимнәре буенча фикер алышу, сайлау алды программасы белән таныштыру һәм алдагы депутатлык чорында башкарылачак эшләрнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү өчен килә.

Актаныш районындагы очрашуда җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар һәм район активы - җитәкчеләр, укытучылар, табиблар, башка һөнәр ияләре, ветераннар катнашты. Татарстан парламентындагы «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары, Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин, «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев, «Бердәм Россия»нең Актаныш җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Ленар Зарипов бүгенге тарихы вакыйганың үзәгендә кайнады. Очрашуда «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТР Журналистлар берлеге рәисе, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов модераторлык итте.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов илдә махсус хәрби операция баруга карамастан, санкцияләр вакытында яшәсәк тә, Актаныш районының сәяси-икътисади яктан тотрыклы үсеш кичерүен белдерде. Актаныш районы Россиянең дүрт федераль, Татарстанның 24 программасында катнаша.

Актанышның 200 дән артык егете махсус хәрби операциядә катнаша, алар өчен район 14нче гуманитар ярдәм әзерләп озатачак. Ленар Зарипов хәрбиләрнең һәрберсе белән элемтә булдырылганлыгын әйтте. Махсус хәрби операциядәгеләрнең гаиләләре кайгыртыла. Балалар бакчаларына аларның ул-кызлары бушлай йөри, мәктәптә ике тапкыр кайнар ризык белән түләүсез туклану оештырылган. 100 гаиләгә утын кайтарылды.

Альберт Хәбибуллин «Бердәм Россия» берләштерә» автобус марафоны кысаларында Әгерҗе, Минзәлә һәм Актаныш районнарындагы халык белән очрашуларда катнашкан. Ул мондый күрешүләрдә халыкны нинди мәсьәләләр борчуын аңлыйбыз, күрәбез, проблемаларны хәл итәргә парламентка тәкъдимнәр белән чыгабыз, ди.

2024 елның 8 сентябрендә VII чакырылыш республика Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар, шулай ук 38 муниципаль районда җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлаулар уза.

50 депутат партия исемлекләре буенча һәм шул кадәр үк — бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак. Сайлауларда катнашу өчен 427 кеше үз кандидатурасын тәкъдим итте: 179 кандидат бердәм республика округы буенча, 248 — бер мандатлы округлардан. Татарстан парламентына сайлауларда барлыгы алты сәяси партиядән кандидатлар катнаша. Биш партия («Бердәм Россия», «КПРФ», «Гадел Россия — Патриотлар — Дөреслек өчен», «ЛДПР» һәм «Яңа кешеләр») бердәм округ буенча да, бер мандатлы округларда да кандидатлар тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100