Актаныштан Искәндәр Һадиев - Россия чемпионы
Чиләбе шәһәрендә үткән Россия беренчелегендә Искәндәр Һадиев 5 чакрым арага йөгерүдә беренчелекне яулады.
(Казан, 27 июнь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Гөлназ Хөҗҗәтова). Райондашыбыз Искәндәр Һадиев - Россия чемпионы булды, дип хәбәр итә "Актаныш таңнары" газетасы.
Актаныш егетләре сыналырга күнекмәгән. Искәндәр Һадиев моны янә бер тапкыр исбат итте.
Җиңел атлетика буенча Чиләбе шәһәрендә 21-24 июнь көннәрендә үткән Россия беренчелегендә Актаныш егете Искәндәр Һадиев 5 чакрым арага йөгерүдә беренчелекне яулап, Россия чемпионы булды. Спортчының беренче остазы – Рузил Тимеров, диелә хәбәрдә.