news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныштан Илназ Сәрвәров Башкортстан кубогына ярышларда I урын алган

Өстәл теннисы буенча турнир Уфада үткәрелгән.

Актаныш, 8 ноябрь, “Татар-информ”, “Актаныш таңнары”). Уфа шәһәрендә өстәл теннисы буенча Башкортстан кубогына 6 ноябрь көнне үткәрелгән ачык турнир Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Илназ Сәрвәров өчен уңышлы булды. Татарстан яшүсмере 3нче һәм 2нче лигаларның икесендә дә I урынны яулады. Ул остазы Булат Солтанов җитәкчелегендә спортның әлеге төре белән шөгыльләнә. Бу хакта aktanysh-rt.ru сайты хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot