news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта үзешчән драма коллективлары арасында җиңүчеләр ачыкланды

I урынга Кәзкәй авылы мәдәният йорты театр коллективы лаек дип табылды.

Актанышта үзешчән драма коллективлары арасында җиңүчеләр ачыкланды
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 22 март, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актанышта үзешчән драма коллективлары арасында урыннар аерым билгеләнде. Коллективлар мактау грамотасы һәм акчалата премияләр белән хөрмәтләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

I урынга Кәзкәй авылы мәдәният йорты театр коллективы лаек дип табылды (Мәдәният йорты директоры Илшат Әхмәтнәбиев). Алар Фоат Садриевның “Әхти, егетләр” комедиясен сәхнәләштерде.

Айдар Ахмәдишин - Арслан роле өчен, Илшат Әхмәтнәбиев - Габделәхәт роле өчен бүләкләнде.

II урында - Яңа Әлем авылы мәдәният йорты театр коллективы (Мәдәният йорты директоры Шамил Сафиуллин). Коллектив Аманулланың “Әлепле әртисләре” комедиясен тәкъдим итте.

Нурсил Вәлиев - Гәләветдинов роле өчен, Илдус Әгъләмов Данил роле өчен бүләкләнде.

III урынны Адай мәдәният йорты театр коллективы яулады. Мәдәният йорты директоры Айдар Маликов. Адайлылар Д.Салиховның “Коткарыгыз, каравыл” комедиясен әзерләп, тамашачы хозурына тәкъдим итте.
Ильдус Моратов Полиция роле өчен бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100