Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышта "Земство докторы" программасы буенча эшкә кайткан табибларга фатирлар бирелде
Район башлыгы Фаил Камаев педиатрга, эпидемиолог һәм ике терапевтка яңа фатирлардан ачкычлар тапшырды.
(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ”). Татарстанның Актаныш районында “Земство докторы” федераль программасы буенча эшкә кайткан табиблар яңа фатирлар алды, дип хәбәр итә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Актаныш районында күпфатирлы йорт сафка бастырылды, андагы дүрт фатир 2016 елда “Земство докторы” программасы буенча эшкә кайткан табибларга бүлеп бирелде. Район башлыгы Фаил Камаев һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Чаллы шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Олег Сабаев педиатрга, эпидемиологка һәм ике терапевтка яңа фатирлардан ачкычлар тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз