Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта үзара салым җыю хакында сөйләштеләр
Чара кысаларында авыл җирлеге башлыклары үзара салым акчаларына башкарылган эшләре хакында фикер алышты, алар әлеге ярдәмнең мөһимлеген ассызыклады.
(Актаныш, 6 март, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актанышта үткән сишәмбе брифингында актуаль мәсьәләләр исемлегендә булган үзара салым җыю хакында сөйләштеләр. Брифингка җирлек башлыклары чакырылган иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Референдум нигезе буенча, 25 мартка кадәр халыктан билгеләнгән сумманы туплап бетерү зарур. Чараның максаты да бу юнәлештә авыл башлыкларына теләктәшлек белдерү, массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкка аңлату эшләре алып бару иде.
Чара кысаларында авыл җирлеге башлыклары үзара салым акчаларына башкарылган эшләре хакында фикер алышты, алар әлеге ярдәмнең мөһимлеген ассызыклады.
Яңа Әлем җирлегендә 2014 елдагы үзара салым акчасының күләме 200 сум итеп билгеләнгән булган. Алга таба инде бу сумма 500 сумны тәшкил иткән. Җирлек башлыгы Дилбәр Әнвәрова шул чорда ук саллы җыем башкару бәрабәренә бик күп эшләр эшләнгәнен билгеләп үтте.
Зиратлар төзекләндерелгән, урам арсындагы юллар төзекләндерелә башлаган. Дәвамлы барган эш халыкны күркәм нәтиҗәләре белән сөендергән. Соңгы елларда исә әлемлеләрнең максатчан акчаларының зур өлеше су проблемасын хәл итүгә, скважиналар булдыруга юнәлтелә.
Шунысы да игътибарга лаек, әлеге җирлектә, халык теләге нигезендә, һәр авылның акчасы үз мәнфәгатьләрен кайгырту өчен тотыла. Быел исә биредә халыктан җыйналган акчага зур эш планлаштырыла: юл буендагы зират территориясендә үскән агачларны кисеп, тәртипләргә җыена алар. Иске Әлем авылы урамнарын утлы итү, гидрант урнаштыру да 2019 елда эшләнәчәк эшләр сафында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз