Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта үзара салым җыю буенча референдум көне билгеләнде
Быел да Актаныш районы җирлекләрендә үзара салым күләме ничә сум тәшкил итәчәген һәр җирлек үзе билгеләячәк.
(Актаныш, 23 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары" ). Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты Актаныш муниципаль районы территориясендә гражданнарга үзара салым мәсьәләсе буенча җирле референдум үткәреләчәге хакында хәбәр итә. Ул – ноябрьнең өченче якшәмбесе, ягъни 18 ноябрь көнне үтәчәк. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
Бу көнне үзара салым җыюга кагылышлы референдум республикабызның барлык районнарында һәм авылларында уза. Тавыш бирү 2018 нче елның 18 ноябрендә 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Быел да Актаныш районы җирлекләрендә үзара салым күләме ничә сум тәшкил итәчәген һәр җирлек үзе билгеләячәк. Башка еллардагы кебек үк, аның һәр бер сумына Хөкүмәт тарафыннан дүрт сум өстәлә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз