Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта "Үз мәктәбеңә булыш!" акциясе бара
Актаныш районында быел 406 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк.
(Актаныш, 28 июль, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Татарстанның Актаныш районында быел 406 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлаячак. Ата-аналар хәзердән үк балаларын 1 сентябрь – Белем бәйрәменә әзерли. Агымдагы елда барлык укырга керергә теләүче балаларның 72се күп балалы гаиләләрдән, 10сы аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнә, 3се опекага алган гаиләдә, 5се әти-әниләре инвалид булган гаиләләрдән, 1се инвалидлыгы булган бала. Әлеге гаиләләргә “Үз мәктәбеңә булыш!” акциясе кысаларында ярдәм күрсәтеләчәк, дип яза район газетасы.
Татарстанда ел саен “Үз мәктәбеңә булыш!” акциясе хакында игълан ителә. Акция барышында оешма, предприятие җитәкчеләре, бизнесменнар, банкирлар, сәүдә фирмалары директорлары үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен заманча шартлар тудыруга лаеклы өлеш кертеп, үзләре турында меценат һәм иганәче буларак, якты хатирәләр калдыра ала. Әлеге инициатива белем бирү учреждениеләрен ата-аналардан ремонт өчен акча җыюдан да азат итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз